3 декабрь көнне Шәмәрдән авыл җирлеге зонасында үткән хезмәт коллективлары һәм авыл жирлекләре ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында җиңүче командаларны бүләкләү чарасы узды. Кызу уеннардан соң призлы урыннарга түбәндәге командалар лаек дип табылды.
Беренче урын: Шәмәрдән магистраль газүткәргечләр линия җитештерү идарәсе командасы.
Икенче урын: Эзмә авыл җирлеге командасы.
Өченче урын: "Россия тимер юллары" ААҖ командасы.
Турнирның иң яхшы уенчылары исеме Шәмәрдән газ линияләре җитештерү идарәсе командасыннан Владимиров Артемга, Эзмә авыл җирлеге командасы уенчысы Гайфутдинов Булатка, "Россия тимер юллары" җәмгыяте уенчысы Андреев Владиславка, Явлаштау- Мешәбаш авылы җирлеге командасы уенчысы Акбиров Альмирга бирелде. Командаларны һәм егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз, финал уеннарында да уңышлар телибез!