"Яшьлек"яшьләр үзәге, сәламәтлек мөмкинлеге чикле балалар өчен Саба мәктәп- интернатында мастер-класс үткәрде.

2024 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

"Яшьлек"яшьләр үзәге,  сәламәтлек мөмкинлеге чикле балалар өчен Саба мәктәп- интернатында мастер-класс үткәрде.                                        

Районыбызда инвалидлар ункөнлеге дәвам итә. Бу уңайдан "Яшьлек"яшьләр үзәге, Шәмәрдән китапханәсе белән берлектә  Кызыл Мишә авылында урнашкан сәламәтлеге чикле балалар өчен мәктәп- интернатта булып, укучылар бн очраштылар. Балаларның  вакытын күңелле һәм файдалы үткәрү максатыннан, алар белән төсле кәгазьләр ябыштырып матур рәсемнәр ясадылар. Чара балаларга бик ошады. Оештыручыларга рәхмәт әйтеп, алар үзләренә кабат кунакка чакырып калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International