«Кышын кошларны ашатыгыз» экологик акциясе

2024 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Саба 2 нче номерлы «Эллуки» балалар бакчасында «Кошлар ашат» акциясе булып узды. Ул декабрьда билгеләп үтелә торган «Кошларны һәм тиеннәрне сыйлау көне»нә багышланган иде. Кыш җитте һәм бу чорда кече туганнарыбыз безнең ярдәмгә мохтаҗ. Көн дәвамында «Эллуки» балалар бакчасы тәрбиячеләре режим мизгелләрдә балалар белән кышлаучы кошлар турында әңгәмәләр үткәрделәр, рус һәм татар язучыларының хикәяләрен һәм әкиятләрен укыдылар, табышмаклар чиштеләр. Педагоглар балалар белән берлектә кошларны кунакка чакыру өчен көнбагыш һәм бөртекләрдән махсус мәҗлес әзерләгәннәр. Һәм, әлбәттә, җимлеккә сый тутырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International