“Үзеңә ышан!”

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Халыкара инвалидлар көне декадасы кысаларында, 3 декабрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләре Шәмәрдән мәдәният йорты белән берлектә “Үзеңә ышан!”  дигән күңел ачу-уен программасы уздырдылар. Әлеге чара сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә, кеше хокукларын тулысынча һәм тигез саклауга һәм инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуына юнәлдерелгән иде. Мәдәният йорты фойесында әкият персонажлары костюмнарындагы хезмәткәрләр кунакларны каршы алды, китапханә хезмәткәрләре беләзекләр ясау буенча мастер-класс оештырды, вакытлы күргәзмә әзерләнде. Шулай ук кунаклар өчен аниматорның бәйрәм программасы әзерләнгән һәм бәйрәм өстәле оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International