3 декабрь - Билгесез солдат көне. Бу көн – Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны, Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны хәтерләү һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү көне дә. Әлеге истәлекле көн уңаеннан, Саба район китапханәсендә «Исемең – үлемсез, батырлыгың – мәңгелек...”» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Чара өчен “3 декабрь – билгесез солдат көне!” - китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә бәйрәмнең тарихы, совет солдатларының батырлыгы белән таныштырылган китаплар тәкъдим ителде.