3 декабрь көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре Кызыл Мишә авылындагы махсус мәктәп-интернат укучылары өчен “Күңеле белән көчлеләр” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Китапханәчеләр шәмнәр ясау технологиясе һәм ысуллары турында сөйләп, укучыларга үз куллары белән балавыздан уникаль шәмнәр ясарга ярдәм иттеләр. Аннары укучылар мастер-класс ахырында Саба район балалар китапханәсенә килүче журналлар белән таныштылар. Чара азагында балалар йомшак аю Тедди һәм принцессаның флеш-мобында катнашып биеделәр, уйнадылар. Чара Йомшак Аю Тедди һәм принцесса белән истәлек фотосына төшү белән тәмамланды.