Үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләре тарафыннан бюджет оешмаларында инвентаризация уза

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Еллык хисап һәм милек мәгълүматларының дөреслеген тикшерү максатыннан бюджет оешмаларында ел саен инвентаризация уздырыла. Бүгенге көндә районда шундый 77 оешма исәпләнә. Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтерлары тарафыннан әлеге процедура агымдагы елның 1 октябреннан ел ахырына кадәр дәвам итә.  Тикшерү барышында милекнең сакланышы, исәп мәгълүматлары белән мөлкәтнең фактка туры килүе дә барлана. Әлеге процедураның мөһимлеге турында бухгалтерлар да, оешма җитәкчеләре дә яхшы аңлый. Агымдагы ел периодында бүгенге көнгә районның 66 бюджет оешмасы инвентарь тикшерү узды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International