«Көчле рухлы язучылар»

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

Бөтен дөнья буйлап 3 декабрьдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан гамәлгә куелган махсус бәйрәм - Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.

 Бу датага 2 декабрь көнне Казанчы  Бигәнәй авылы китапханәсендә «Көчле рухлы язучылар» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, әмма көчле характерлы кешеләр турында китаплар тәкъдим ителде. Аларның тормышы авыр чирләрне һәм батырлыкны җиңеп чыгу үрнәге булып тора. Балалар инвалид язучылар: Фирдания Гыйльфан, Фәнис Яруллин, Раниф Шәрипов, Сагыйров Гакыйльләрнең  тормышы һәм иҗаты белән таныштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International