Декабрь башы традицион рәвештә Халыкара инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә.
Инвалидлар көненә багышлап, 3 нче декабрь көнне, Саба сәнгать мәтәбендә Зәйнетдинова З.З. "Без тигез" дип аталган класстан тыш чара үткәрде.
Чараның төп максаты итеп укучыларның аеруча игътибарын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, тормышка, иҗат һәм спорт белән шөгыльләнүгә омтылышы булган кешеләрнең бик талантлы булуына юнәлдерелгән иде. Бу безнең белән янәшәдә яшәүче мәрхәмәт күрсәтүгә мохтаҗ кешеләргә тагын бер кат игътибар итү мөмкинлеге.
Димәк, мәрхәмәтле кеше нинди булырга тиеш? Тирә-юньдәгеләр, аерым кайгыртуга мохтаҗлар өчен җаныңның җылысын ничек кызганмаска? Кеше кайгысын ничек тоярга һәм алар өчен нәрсә дә булса корбан итәргә. Чара вакытында "толерантлык, эмпатия, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кеше" төшенчәләренә аңлатмалар эзләнде?
Инвалидлар - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр генә түгел. Юк, бу көчле һәм максатчан кешеләр, тормышны өр-яңадан башлап җибәрүчеләр, бу тормышның никадәр кадерле булуын аңлаучылар!