И.В. Аүхәдиева исемендәге Казан музыка көллиятенең 120 еллыгына багышланган тантаналы концертта катнашу.

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

2024 елның 2 декабрендә  С.Сәйдәшев исемендәге концертлар залында И.В. Аүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең 120 еллыгына багышланган тантаналы концерт булды. Тамашачылар музыкаль бәйрәм рухына чумды,  бер сәхнәдә талантлы башкаручылар һәм чит ил, рус һәм татар композиторларының күренекле әсәрләре яңгырады.

Чакырылган музыкантлар —джаз пианисты һәм композиторы, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Андрей Руденко, ТР атказанган артисты, Мәскәүнең «Зарядье» концерт залының баш органчысы Лада Лабзина, шулай ук талантлы кларнетчы, Казан музыка көллияте студенты Матвей Чирков үзләренең номерлары белән сөендерделәр. Кич буе сәхнәдә «Яңа музыка» яшьләр симфоник оркестры яңгырады (сәнгать җитәкчесе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Айрат Җаппаров, дирижеры – ТР халык артисты Анна Гулишамбарова). Концертта шулай ук И.В. Аүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең җыелма хоры да катнашты. Составында: Катнаш хор (җитәкчесе Динә Венедиктова), «Академик җырлау» бүлеге хоры (җитәкчесе Гөлназ Акбарова), «Соло халык җырлау»бүлеге хоры-алар арасында безнең чыгарылыш сыйныф укучысы Гарифуллина Айзилә (җитәкчесе Гүзәл Ахунова), «Antlitz» камера хоры алар арасында Халилов Адель (җитәкчесе Светлана Семенова) бар. Юбилей концерты Казан музыка көллиятенең бай тарихына хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә танылган музыкантларга әйләнгән студентларның һәм чыгарылыш укучыларының казанышларын күрсәтү мөмкинлеге дә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International