Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе балалар өчен Украинада СВО үткәрү барышында һәлак булган авылдашлары, кече сержант Хисамиев Рөстәм Таһирҗан улына багышланган «Мәңгелеккә киткән геройлар» дигән хәтер сәгате үткәрде.
Балаларда махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә каһарманлык кылган кешеләргә карата хөрмәт, рәхмәт хисе тәрбияләү, шулай ук бурыч һәм батырлык турында күзаллау формалаштыру-аларны патриотик тәрбияләүнең мөһим бурычларының берсе.
Чара барышында балалар кыскача биографиясен тыңладылар һәм һәлак булган герой-авылдашы турында слайд – презентация карадылар.
Ул бик игелекле һәм ярдәмчел кеше иде, хатыны белән Икшермә балалар йортына барып, балалар белән аралашкан һәм аларга күчтәнәчләр тапшырган. Шулай ук әти-әнисе, сеңлесе һәм энесе белән вакыт үткәрергә ярата иде. Шәмәрдән дусларын да онытмаган.
Кече сержант Хисамиев Украина территориясендә Россия Федерациясе Кораллы көчләренең махсус хәрби операциясендә хәрби биремне үтәү барышында үзен батыр сугышчы буларак күрсәтте. Украина территориясендә махсус хәрби операция үткәргәндә күрсәткән батырлыгы өчен кече Сержант Хисамиев Рөстәм Таһирҗан улы Батырлык ордены белән бүләкләүгә тәкъдим ителде.