«ОНИКС» мәгариф үзәге көн саен яңалыкка омтылып, кызыклы тормыш белән яшәвен дәвам итә. 28 ноябрь көнне Олы Шыңар мәдәният йортында үткәрелгән «Тату сыйныф серләре» бәйгесендә 6 нчы сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе – Хуҗина А.Р.) һәм әти-әниләре катнаштылар, матур чыгыш күрсәттеләр. Ә 29 ноябрь көнне үзәкнең «Балачак» балалар бакчасы базасында тәрбиячеләр өчен “Хезмәт тәрбиясе һәм һөнәри юнәлеш бирү” темасына республикакүләм семинар узды. Саба, Арча, Кукмара районнарыннан килгән 40 тан артык педагог- тәрбиячеләр бакчаның эшчәнлеге белән танышты һәм аларга югары бәя бирде.
Шулай ук 29 ноябрь көнне мәктәбебез мөмкинлекләре чикле балалар өчен районкүләм шашка ярышына кунаклар кабул итте.
Ә мәктәп укучыларын һәм укытучыларын сәхнә теле серләре дөньясына яраткан тренерыбыз Мәрьям Салихова алып керде, кызыклы дәресләр үткәрде.