“Тылсымлы агач”

2024 елның 29 ноябре, җомга

2024 нче елның 29 ноябрендә Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләре Шәмәрдән "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар - "Сәйлән" клубы әгъзалары өчен " Тылсымлы агач " дип исемләнгән мастер - класс үткәрде. Очрашу барышында китапханәчеләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларга шәҗәрә һәм генеалогик агачның нәрсә икәнлеге турында сөйләделәр. Электрон презентация ярдәмендә алып баручылар балаларга гаилә составының нәрсә икәнен, туганлык мөнәсәбәтләренең нинди булуын, шулай ук гаиләнең һәр әгъзасының бурычлары, туганнары белән элемтәсе турында аңлатты.

Аннары балалар гаилә традицияләре турында сөйләштеләр, үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр.

Очрашу ахырында балалар табышмаклар чиштеләр, гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International