26 ноябрь көнне урта мәктәп китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә "татар рәссамнары: рәсем сәнгате һәм халык мотивлары"дигән сәнгать сәгате үткәрде. Китапханәчеләр укучыларны татар рәсем сәнгатенең үз гомерләрен рәсем сәнгатенә багышлаган күренекле вәкилләре Б.Урманче, И. Зарипов, Л. Фәттахов, Ш. Шәйдуллин, Х. Якупов һ. б. белән таныштырдылар. Сәнгать сәгате татар рәсем сәнгатенең бай дөньясына чумарга һәм бу халыкның мәдәни мирасын тирәнтен аңларга мөмкинлек бирде.