2024 елның 28 ноябрендә укыту эшләре буенча директор урынбасары һәм биология укытучысы "Үсеш бирүче белем бирү мохитенең потенциалы: заманча инициативалар, яңа мөмкинлекләр" темасына республика семинарында катнашты. Республика семинары Ютазы районының "Урыссу гимназиясе"ндә узды. Семинарда катнашучылар дәрес фрагментлары, дәрестән тыш чараларда, мастер-классларда катнаштылар. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларында "Үсеш ноктасы" мәгариф үзәкләренең эшен оештыру тәҗрибәсе белән таныштылар.