«Мондадыр безнен бабайлар»

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Явлаштау, Иләбәр авыл китапханәләре хезмәткәрләре  Явлаштау урта мәктәбе укучылары белән бергә Калатау тауларына танып-белү сәфәре оештырдылар.

Байлар Сабасыннан унике чакрым төньякта, Мишә елгасы буендагы  тауны җирле халык Калатау дип атый. Тарихи яктан ул Өтернәс шәһәрлеге буларак билгеле. Казан ханлыгының соңгы елларында кирмән-шәһәрлек татарның үзәге – башкаласы булган.

Өчпочмак формасына якын итеп өелгән ташларга язма беркетелгән: «1552 елда Ватан азатлыгы өчен шәһит киткәннәр истәлегенә». Бу истәлек билгесе янында китапханәчеләр «Мондадыр безнең бабайлар» исемле әңгәмә уздырды. Чарада катнашучылар шәһәрлекнең тарихы турында күбрәк белә алдылар һәм барлык сорауларына җаваплар алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International