26 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл китапханәсенең уку залында Шәриф Хөсәеновның тууына 95 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Үзбәкстан театр сәхнәләрендә куелган «Әни килде», «Профессор кияве», «Зөбәйдә – кеше баласы» пьесалары авторы. Шәриф Хөсәенов үзенең әсәрләрендә әхлакый-этик темаларны күтәрә, бу һәрвакыт аеруча актуаль була.