Дуслар, бүген без сезнең белән шатлыклы хәбәр уртаклашырга телибез! Гимназиябезнең 6г сыйныф ата-аналар комитеты (сыйныф җитәкчесе А.Х. Миңнебаева) 2024 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы Саба районының Килдебәк авылында узган "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының муниципаль этабында катнашты. Һәм без горурланып хәбәр итәбез: безнең ата-аналар комитеты бик лаеклы чыгыш ясады һәм хезмәтләре өчен бүләкләнде!