26 ноябрьдә Кукмара шәһәрендә һөнәри осталык буенча 9 төрле компетенция буенча «Яшь профессионаллар» төбәкара чемпионаты узды. Чемпионатны ачу тантаналы атмосферада узды, анда балаларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Заһри кызы сәламләде. Безнең район балалар бакчасыннан 12 бала үзләренең остазлары белән «Чүлмәкчелек эше», «Мода технологиясе», «Пешекчелек эше»компетенцияләре буенча әлеге чарада катнашты. Балалар билгеләнгән вакыт аралыгында тәкъдим ителгән материаллардан хезмәт продуктларын үзләре әзерләргә тиеш булганнар. Бәяләгәндә куркынычсызлык техникасының үтәлеше, эшнең төгәллеге, дөрес башкарылуы, регламентның үтәлеше һәм башка бик күп мөһим аспектлар исәпкә алынды. Укучыларыбыз призлы урыннар белән кайттылар.