«Ялгыш язылган язмыш» яңа китабын тәкъдир итү кичәсе

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

27 ноябрь көнне Саба район китапханәсенең уку залында Татарстан Республикасының атказанган ветеринария  табибы, “Чал ветеринар кыйссалары” китабы авторы, “Өлкәннәр” клубының җитәкчесе, “Мишә дулкыннары” язучылар клубының актив әгъзасы Фәрхетдинов Габит Фәсәх улының «Ялгыш язылган язмыш» дип исемләнгән яңа чыккан китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Кичәгә китапханә каршында эшләп килүче “Мишә дулкыннары”, “Өлкәннәр”, “Сөембикә”, “Алтын куллар” клублары әгъзалары, авыл китапханәчеләре килделәр.  Алар китапта булган һәрбер әсәрнең эчтәлеген сөйләп, китап укыганнан соң туган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Авторның иҗатына карата соклануларын белдерделәр, берсенннән-берсе матур теләкләрен җиткерделәр. Кичәне йомгаклап үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән күренекле якташ язучыбыз Фәрхетдинов Габит Фәсәх улына истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International