25 ноябрьдә Иштуган бистәсендә «Мәдәният»милли проекты кысаларында капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йортын ачу тантанасы булды. Бу бистәдә яшәүчеләрнең барысы өчен дә зур бүләк. Алар хезмәт күрсәтү сыйфаты стандартларына җавап бирә торган заманча авыл мәдәният учреждениесенә, ә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар яңартылган һәм матур бинада үз иҗатларын үстерү мөмкинлегенә ия булдылар. Котларга Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов Марат Рашат улы,мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаилевич, "ПМК-159" ҖЧҖ директоры урынбасары Нәбиуллин М. А., Иштуган авыл җирлеге башлыгы Гайнетдинов Д.М. килде. Тантаналы ачылыштан соң"Дус яшибез татар илендә!"дип аталган район мәдәният йорты белгече Хәниф Тимербаев җитәкчелегендә концерт башланды.Чарада Иштуган мәдәният йортының "Тюрагай"удмурт фольклор коллективы,Иске Икшермә мәдәният йортының"Сударушка"ансамбле ,Шекше мәдәният йортының "Зиләйлүк" фольклор коллективы,Теләче районының Субаш авылының"Нардуган"керәшен фольклор коллективы, «Сыңрау торна»башкорт коллективы( Халыклар дуслыгы, Казан) һәм "Саба чишмәләре"коллективлары чыгыш ясады .Тамашачылар концертта катнашучыларның барысын да бик теләп каршы алдылар, һәр чыгыш көчле алкышлар белән үрелеп барды. Мәдәният йорты иҗат тормышының тагын да кызыклырак һәм яктырак яңа этабы башланды.