Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар, бәйрәм көн уңаеннан бу хезмәтләре әниләрен сөендерергә бик матур бүләк булды.