Бөтендөнья балалар көне балаларның иминлеген ныгытуга, аларның мәнфәгатен кайгыртуга юнәлдерелгән бәйрәм булып санала. Бу көнне безнең балалар бакчасында балаларга кечкенә чактан ук яхшы кеше белән начар кешене аера белергә, бер-берсен кыерсытмаска, дус-тату булырга кирәклек турында сөйләшүләр, уеннар һәм төрле ситуацияләр аша аңлатулар алып барылды. Балаларыбыз сау-сәламәт, балачаклары бәхетле, тормышта уңай нәтиҗәләргә ирешүчән һәм шәфкатьле булып үссеннәр иде.