Атнаның төп вакыйгалары

2024 елның 22 ноябре, җомга

Атна, һәрвакыттагыча, кызыклы, файдалы вакыйгалар бай булды. 19 ноябрьдә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының “Сәләтле балалар өчен «ОНИКС” мәгариф үзәге” муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесендә педагог-психологлар «БДИ һәм ОГЭ», «Бердэм команда булдыру», «Тормыш кыйммәтләре» темасына тренинг элементлары белән дәресләр үткәрделәр.

20 нче ноябрь Россиядә «Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне».Шушы уңайдан Саба районы Башкарма комитетының юридик бүлеге хезмәткәре А.Р. Исхакова белән  очрашу булып узды.Укучылар белән ачык әңгәмә барышында Альбина Раифовна аларны балигъ булмаганнарның төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды.

 Физкультура укытучысы Шаехов Н.Д "Гимнастика" темасына  ачык дәрес үткәрде.  Алган белем һәм күнекмәләр укучының организмын формалаштыруга ярдәм итә. Дәрес уен, иҗади атмосферада, яхшы күңелле, эмоциональ-әхлакый ярдәмчеллек, шулай ук профессиональ таләпчәнлек шартларында узды.

МДУ профессоры В.М. Букатов ата-аналар өчен "Баланы мәктәпкә ничек әзерләргә?" дип аталган файдалы мастер-класс уздырды.  Профессор таныштырган укыту алымнарын  һәм методларын кулланган вакытта бала анализ һәм синтез ясарга, предметларны чагыштырырга, гомумиләштерергә, төркемнәргә аерырга, фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәнә. Ә болар барысы да баланы мәктәпкә әзерләгәндә бик мөһим.

Әлеге көннәрдә 24 ноябрьдә узачак математика фестиваленә ныклы әзерлек бара. Фестивальдә катнашу бушлай, 4-7 нче класс укучылары чакырыла.Катнашучыларны бик бай программа, логик фикерләүгә багышланган биремнәр  көтә. Барлык катнашучылар сертификатлар,  грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.

Безнең телеграмма-каналга https://t.me/afisha_onix язылыгыз һәм иң актуаль яңалыклардан хәбәрдар булыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International