Бүген бухгалтерлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов исәп-хисап эше белгечләрен тәбрикләп үтте. Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтерлары Эльмира Мөхәмәдиярова Саба муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасына, Алинә Гаптриева Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар.