Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының “Сәләтле балалар өчен “ОНИКС” мәгариф үзәге” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе фәнни-гамәли методикаларны кулланып, системалы-эшлекле алымны гамәлгә ашыра. 2023 елдан Педагогика фәннәре докторы, профессор В. М. Букатовның фәнни җитәкчелегендә эшли һәм дәреснең социоуен режиссурасын кертә.
2024 елның 18 ноябрендә профессор янәдән "ОНИКС" мәгариф үзәгенә килде, укытучылар һәм тәрбиячеләр белән практик семинарлар үткәрәчәк, дәресләргә йөриячәк, дәресләрне анализлап, төзәтмәләр кертәчәк.
Чираттагы очрашуда профессор мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре белән кызыклы һәм файдалы мастер-класслар планлаштырыла.