Коррекция эше

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

 “Курсабаш сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә” һәркөнне балалар белән коррекция эше алып барыла. Аеруча игътибарлы арт-терапия дәресләре җәлеп итә, чөнки ул укучыланы иҗади яктан сәләтләрен һәм потенциалларын ачыкларга ярдәм итә.
Арт-терапиянең бик күп төрләре билгеле: сказотерапия,музыкотерапия, игротерапия, мульттерапия, имаготерапия, библиотерапия, изотерапия и песок терапиясе.
 Эшчәнлек дәвамында укучылар курчак театрында әкият геройлары белән эшлиләр. Әлеге методлар сөйләм телен, укучыларның күзаллавын, иҗади сәләтләрен үстерүгә алып бара.
Ә изотерапиягә килгәндә, ул мәгәриф өлкәсендә эффектив методларның берсе булып тора. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның кәефләрен яхшыртып, эмоциональ киеренкелекләрен бетерүгә, агрессия, борчылу кебек хисләрне бетерүгә уңай тәэсир итә. Шулай ук рәсем ясау эшчәнлегендә традицион булмаган ысулларга игьтибар бирелә һәм еш кулланыла.
Песок тераписиясе – коррекцион эшчәнлектә  идеаль үстерлешле мөһит, чөнки балалар бер куркусыз үзләренең уй-фикерләрен, фантазияләрен песок ярдәмендә күрсәтә алалар. Һәм шулай ук бала мөстәкыйль рәвештә песок ярдәмендә эчендәге  кичерешләрен тасвирлап, үзен контрольгә ала, тынычландыра.
 Әлеге ысуллар белән үткәрелгән дәресләр сәләмәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның потенциалларын үстерүдә, уңай атмосфера тудыруда, социаль адаптацияләрендә зур роль уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International