2024 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Яшел үзән муниципаль районы иҗат үзәге базасында "Фәнни-техник юнәлешнең динамик үсеше шартларында остазлык" темасына республика семинары узды. Семинарга техник юнәлеш педагоглары, технология укытучылары, урта һөнәри белем бирү оешмалары һәм Татарстан Республикасы югары уку йортлары вәкилләре, шулай ук «Серго» исемендәге завод хезмәткәрләре җыелды. Кунакларга мастер-класслар, күргәзмә һәм экскурсия оештырылды.