12 ноябрь – яшь экологлар көне

2024 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

    Элек - электән 12 ноябрь Русиядә кышлаучы кошларны каршы алу көне итеп билгеләп үтелә. Кешеләр кошлар турында шигырьләр укыганнар, табышмаклар әйткәннәр, уйнаганнар, кошларга сокланып караганнар,  җимлекләр әзерләгәннәр. Халык билгеләренә караганда, нәкъ менә шул вакытта песнәкләр, тиздән салкын буласын сизеп, урманнардан кеше торагына якынрак очып киләләр һәм кешеләрдән ярдәм көтәләр. Халыкта «Кечкенә кошчык песнәк,  үз бәйрәмен белә» дип сөйлиләр иде.

    Кошларны саклау берлеге инициативасы белән 12 ноябрь Россиядә  яшь экологлар көне итеп билгеләп үтелә.  МБМБУ Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасында да бу бәйрәмне онытмадылар, балалар тәрбиячеләре белән бергә бу көнне билгеләп үттеләр. Балалар кошлар турында  презентацияләр карадылар, песнәкләрнең төрлелеге, аларны нәрсә белән тукландырырга, кошлар белән бәйле билгеләр һәм традицияләр турында сөйләделәр. Шулай ук кышлаучы кошлар турындагы табышмакларны чиштеләр, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар. Балалар киләчәктә бу гаҗәеп һәм сөйкемле кошларны беркайчан да рәнҗетмәсләр һәм сакларлар дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International