«Россия бөркетләре» рәтләренә басучы беренче сыйныф укучыларына багышланган тантаналы чара

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

11 нче ноябрьдә Саба районының барлык мәктәпләрендә «Россия бөркетләре» рәтләренә басучы беренче сыйныф укучыларына багышланган тантаналы чара узды. Тантанада мәктәп укучылары, укытучылар һәм ата-аналар, чакырылган кунаклар катнашты. Бу вакыйга барлык катнашучылар өчен әһәмиятле булды, чөнки ул аларга бөркетләр иленә ишекләр ачты, анда аларны бик күп яңа ачышлар, белемнәр, кызыклы һәм файдалы эшләр көтә. Бәйрәм чарасында тәүге сыйныф укучылары, туган илне яратырга, тырышып укырга, игелекле гамәлләр кылырга, сүз тотарга, дуслыкны бәяләргә, кайгыртучанлык күрсәтергә һәм намус белән эшләргә вәгъдә биреп, горурлык хисләре белән ант иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International