«Шөһрәтле көз бүләкләре»

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Көз - елның матур вакыты. Ул – рәссам, табигатьне ачык төсләргә буяп тора. Безнең Саба 4 нче «Кыңгырау» балалар бакчасында «Шөһрәтле көз бүләкләре» дигән тематик атна елның шушы серле вакытына багышланды. Әлеге тематик атнаның максаты: тәрбияләнүчеләрнең табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр, көзнең үзенчәлекле билгеләре турында күзаллауларын формалаштыру. Уңыш җыю турында беренчел күзаллаулар бирергә; күрү һәм ишетү аша кабул итүне, фикерләүне, хәтерне, сөйләмне, кулларның вак моторикасын үстерергә; әйләнә-тирә дөньяны танып белүгә кызыксыну тәрбияләргә.

Атна дәвамында балалар табигатьтәге көзге үзгәрешләр белән таныштылар. Көзге билгеләр белән танышып, мәктәпкә әзерлек төркемендә рәсем ясау буенча «Көзге натюрморт» шөгыле узды. Балалар көзнең уңыш җыю вакыты икәнен белделәр, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне атарга, аларны тотып карап аерырга һәм төркемнәргә бүләргә өйрәнделәр. Әңгәмәләр һәм экспериментлар вакытында балалар үстерелгән уңыштан нинди ризыклар әзерләп булуын, аларның сәламәтлеккә файдасы турында белделәр. Зурлар төркеме балалары көче белән «Сөмбеләне  кем белә» йомгаклау чарасы үткәрелде. Балалар яшелчә, җиләк-җимеш һәм гөмбә костюмнарыннан киенделәр. Матур биюләр, шигырьләр, җырлар, уеннар берсен-берсе тулыландырды. Җилләрдә адашкан Яфрак белән көз ярдәмчесе Яңгыр балаларны уеннары, шаярулары белән җәлеп итте. Көз кызы Сөмбелә кәрҗиненә уңыш тутырып килеп, балаларны сыйлады. Балалар бәйрәмнән сөенешеп таралыштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International