Иске Икшермә зонасында уздырылган "Шәҗәрә" фестивалендә- Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәсе , Язлы Арташ, Чабья Чурчи, Урта Нырты авыл клублары берлектә, Әгъләмҗан нәселе шәҗәрәсен туплап, әзерләп тамашачыга тәкъдим иттеләр. Әлеге нәселнең төп тамырлары Язлы Арташ авылыннан башлана.Күркәм һәм борынгы 8 буыны билгеле булган Әгъләмҗан нәселе- киң тарихлы, бердәм, нәсел җепләрен бәйләп, аны саклап яшәүче гаилә. Бүгенге "Буыннар тарихы -гаилә ядкаре" бәйгесендә аларның 50 якын гаилә вәкиле катнашты. Нәсел агачы , милли ризыклар, гаилә ядкәрләре, кул эшләреннән торган кургәзмәне халык сокланып карады. Бабалары чын җир хуҗалары, урманчылар булган нәсел тарихы -сәхнәдә театральләштереп, әлеге гаиләнең үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырды. Презентация барышында тамашачылар нәсел турында күбрәк мәгълүмат алды.Зур игътибар, әлбәттә инде, шәҗәрә агачына булды, аның белән шушы нәселнең дәвамчысы -Әгъләмов Хатыйп абый таныштырды. Әлеге бәйгедә катнашкан һәркем зур күңел күтәренкеле , яхшы кәеф белән таралды.