«Икмәк безнең байлык» тематик атналыгы кысаларында Саба балалар бакчасына Саба АПКсы кунаклары чакырылган иде. Ул балаларга агроном һөнәре турында сөйләде. Балалар агрономның җирне каравын, икмәк үстерүен, киләчәк уңышны планлаштыруын белделәр. Агрономның ярдәмче-механизаторлары бар. Икмәк үстерү-авыр хезмәт ул. Бу процесста бик күп кеше һәм техника катнаша. Балалар кечкенә бөртекнең нинди озын юл үткәнен, ипи үстерү өчен күпме кеше эшләгәнен ишеттеләр. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм үзләренең яшелчәләр утыртуы, су сибүе, уңыш җыюлары турында мавыгып сөйләделәр. Мондый очрашулар бик күп уңай хисләр тудыра, балаларга өлкәннәрнең төрле һөнәри эшчәнлекләре белән танышырга мөмкинлек бирә.