2024 елның 28-31 октябрендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының "ОНИКС сәләтле балалар өчен" мәгариф үзәгендә "Матоникс" республика математика интенсивы оештырылды, анда республикабызның төрле районнарыннан 30 укучы катнашты.
Математика интенсивы кысаларында, укытучылар Идел буе федераль округының математика фәнни-мәгариф үзәге хезмәткәрләре белән берлектә, укучылар катлаулы мәсьәләләр чиштеләр, яңа темалар өйрәнделәр, математика концепцияләре турында фикер алыштылар. Шулай ук интенсив вакытында күңел ачу чаралары һәм экскурсияләр оештырылды.
"МАТОНИКС" та катнашу укучыларга үзләренең математика күнекмәләрен яхшыртырга гына түгел, ә гомумән фән һәм укыту белән кызыксынуны үстерергә дә ярдәм итә.