Җәмгыять тормышында вакытлы матбугатның роле зур. Газета-журналлар укучыларга әйләнә-тирәдәге хәлләр турында оператив мәгълүмат бирәләр, кызыклы вакыйгаларны, фактларны, мәгълүматларны яктырталар, безне кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр.
Иске Икшермә авыл китапханәсе, Өч нарат авыл клубы (китап бирү пункты) белән берлектә, «Газета-журнал дөньясы» дигән тематик сәгать үткәрде. Китапханәгә язылган «Саба таңнары», «Шәһри Казан», «Мәдәни җомга», «Авырмас өчен 101 көн», «Татарстан яшьләре» газеталары һәм «Гаилә учагы», «Сәхна»журналлары белән таныштылар. «Газета-журналлар дөньясы» тематик күргәзмәсе оештырылды.