1 ноябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсендә Олы Арташ мәктәбенең мәктәп яны лагере балалары өчен «Мин кулыма китап алам» интеллектуаль уены үткәрелде.
Уен 5 өлештән торды:
1 - "Тел – милләт бизәге",
2 - "Тапкырларга табышмак",
3 - "Яхшы китап - иң ышанычлы дус",
4 - "Серле сандык",
5- Алмаз Гыймадиевның “ Киләчәктән килгән малай” китабы белән танышу.
Һәр өлештә 4 сорау булды. Укучылар аларга 1 минут эчендә җавап бирергә тиеш иде, дөрес җавап өчен командага баллар өстәлде. Укучылар сынатмадылар, бирелгән сорауларга актив җавап бирделәр. Чарага "Китап-тормыш көзгесе" китап күргәзмәсе әзерләнде.