“Халыкларның бер күк гөмбәзе астында берләшүе“

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

«Халыклар дуслыгы - илләр дуслыгы» диләр. Безнең илебездә яшәүче һәр халык дус һәм тату. Идел буенда  рус, татар, мари, мордва, удмурт, чуваш, башкорт халкы берләшеп яши. Рәсәй дип аталучы зур, бердәм дәүләт вәкилләре без барыбыз да. Саба 4 нче “Кыңгырау” балалар бакчасында милләтләр, халыклар бердәмлеге, дуслыгы турында “ Халыкларның бер күк гөмбәзе астында берләшүе“ дип аталучы тематик чара узды. Сабабызда яшәүче башкорт әбисе Рәхимә апа кичәнең махсус кунагы булды.  Рәхимә апа бәйрәмгә бик матур милли киемнәр белән килеп, башкортча сөйләм ишеттереп балалар белән әңгәмә корды. Чарада үзе иҗат иткән китапларын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International