Узган елгы чакырылыш егетләре, хәрби хезмәтләрен тутырып, туган якларына кайта башлады. Алар арасында Финанс-бюджет палатасында эшләп киткән егетебез Айнур Әхмәтшин да бар. Айнур Домодедовода хәрби- диңгез флотында радиотелеграфист булып хезмәт итте. Хезмәт итү чорында алган барлык күнекмәләр, һөнәрләр, бигрәк тә армиядагы тәртип һәм дисциплина, егетләргә киләчәктә дә тормыш иткәндә ярдәм итәр дип ышанасы килә.