Югары Симет мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре «Әти дөньяда барысын да булдыра ала!" дигән ял кичәсе үткәрделәр. Анда авылыбызның иң яхшы әтиләре балалар белән бергә катнашты. Бу көнне Әтиләр балачакның тылсымлы дөньясына тулысынча чума алдылар. Алар барлык конкурс сынауларын да уңышлы үттеләр – викторина сорауларына җавап бирделәр, шигырьләр яздылар, машина йөрттеләр, шарлар кабарттылар. Бәйрәм чарасының икенче өлешендә әтиләр һәм балалар арасында «Күңелле стартлар» уены узды. Егетләр һәм әтиләр тизлек, җитезлек, командада эшләү буенча ярыштылар. Әтиләр креативлык, тапкырлык, көч һәм җитезлек, ә иң мөһиме-игътибарлылык, игелеклелек, үз гаиләләренә хөрмәт һәм мәхәббәт күрсәттеләр.