Район мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең ата-аналар комитетлары арасында «Тату балалар бакчасы серләре»конкурсы

2024 елның 22 октябре, сишәмбе

Саба районында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең ата-аналар комитетлары арасында «Тату балалар бакчасы серләре» дигән муниципаль конкурс узды. Аның максаты мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә ата-аналар комитетларының үзара хезмәттәшлегенең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыру. Зона этапларында катнашкан 19 команда арасыннан 5 команда финалга чыкты: Олы Шыңар "Эллуки" балалар бакчасы, Эзмә "Саф чишмә" балалар бакчасы, Иләбәр «Умырзая» балалар бакчасы, Саба 1 нче номерлы "Шатлык" балалар бакчасы, Шәмәрдән 3 нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасы. Әти-әниләр конкурска әзерлекнең югары дәрәҗәсен күрсәттеләр һәм барысын да матур, кызыклы, иҗади чыгышлары белән сөендерделәр. Финал кунагы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә бүлек җитәкчесе Хисамиева Йолдыз Шамил кызы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International