Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәге белгечләре Шәмәрдән «Үсеш» лицее укучылары белән юл йөрү кагыйдәләре темасына «Кайда логика» дип исемләнгән кызыклы уен оештырды. Чараның максаты булып балаларның юлларда һәм урамда үз-үзләрен ничек тоту буенча белем дәрәҗәсен арттыру тора. Укучылар төрле конкурсларда һәм биремнәрдә актив катнашып, үзләренең белемнәрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр.
Уен балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген яхшырак аңларга ярдәм итә һәм юлда игътибарлы булырга өйрәтә.