Бүген балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсендә Казан консерваториясе каршындагы махсус урта музыка мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Концерт программасы «Казан консерваториясенең яшь талантлары тәкъдим итә…»дип исемләнгән иде. Мәктәпнең фортепиано, кыллы һәм тынлы көйләр бүлегенең иң яхшы солистлары катнашты. Бүгенге концертның үзенчәлеге, анда якташыбыз, скрипка классын тәмамлаган Мөхетдинова Элинаның катнашуы. Ул И.С. Бахның “Сицилиана Дакен”,”Кукушка” пьессаларын башкарды. Катнашучыларның чыгышлары матур, мавыктыргыч булды. Аларда шулкадәр күп энергия, динамика һәм позитив бар иде ки, концерт бер сулышта узды! Номерларның төгәл төзелеше, аларның төрлелеге һәм әлбәттә инде, бик яхшы чыгышлары - болар барысы да һәр номерны кайнар алкышлар белән бүләкләгән тамашачыларның күңелендә соклангыч эз калдырды.