"Алтын еллар" программасында катнашу

2024 елның 18 октябре, җомга

                 Татарстанда өлкән буын вәкилләре өчен актив ял итүне оештыру һәм аларның социаль коммуникация формаларын киңәйтү системасын сынау буенча «Алтын еллар» проектын керттеләр. Бу максатларда республиканың Хезмәт министрлыгы «Алтын еллар» проектын эшләде, аны Саба муниципаль районында быел гамәлгә ашыра башладылар.

                 Проектны гамәлгә ашыруның төп максаты - Татарстанда даими нигездә өлкән буын гражданнарының актив ялын оештыру системасын булдыру, социаль коммуникацияләр формаларын киңәйтү, аларның тормыш активлыгын арттыру. Ул исә халыкның гомер озынлыгын арттыруга ярдәм итәргә тиеш.

                  Лесхоз бистәсенең авыл мәдәният йорты базасында әлеге проект нигезендә «Оста куллар" түгәрәге эшли башлады. Безнең социаль хезмәтләр алучылар бу түгәрәккә бик теләп йөриләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International