«Барысын да белергә телим»

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

17 октябрь көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре Тимершык урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен район китапханәсе буенча экскурсия үткәрделәр. Укучылар китапханә тарихын игътибар белән тыңлап, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары укучылары өчен  «Барысын да белергә телим»дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Укучылар 2 командага бүленеп, кызыклы, мавыктырыч, фикерләү турлары аша үз белемнәре белән көч сынаштылар. Интеллектуаль уен аша укучылар  үзләренең белем запасын күрсәтеп кенә калмыйча, уңай эмоцияләр  алып, күп кызыклы мәгълүматлар  белделәр. Чара “Шәм ясау” мастер-классы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International