«Saba Balahoner» «Һөнәрләр шәһәре» проекты

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

15 нче октябрь көнне «Saba Balahoner» «Һөнәрләр шәһәре» проекты нигезендә, Симет, Мичән, Юлбат, Бигәнәй һәм Мамалай балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар районыбызның төрле оешмаларында экскурсиядә булып, 2024-2025 нче уку елында үткәреләсе чараларның эшчәнлеген башлап җибәрделәр.

Әлеге проектны тормышка ашыру, балаларның яңа талантларын ачуга, фантазияләрен баетырга һәм иҗади фикерләү сәләтләрен үстерүгә зур этәргеч бирә.  Бала кечкенәдән төрле кирәкле шөгыльләргә өйрәнгән саен, ул үсә төшкәч тә, үзенең мөмкинлекләрен тагын да  камильләштеререргә сәләтле дип әйтергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International