«Нурулла Гыйззәтуллинның урман сукмагы» - музей активистлары утырышы.

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Гыйззәтуллин Нурулланың тормыш юлы катлаулы була.  Сигезеллык мәктәпнең 5 сыйныфын тәмамлагач, колхозда эшче көч җитмәү сәбәпле, трактор сабанында сукачы булып эшкә урнаша. Тракторда эшләү белән мавыгып, Нурулла тракторчылар әзерләү училищесына укырга китә. Урта белемне шунда ук алган. Туган авылына тракторчы булып кайта. Аннары Нурулланы язмыш сукмаклары ераграк алып китә. Башта ул Муром-Ленинград тимер юлының икенче чиратын төзүдә катнаша. 1931-1933 елларда ачылган Беломорканал тимер юлында (Ак диңгезне Балтик диңгезе белән тоташтыра) ремонт эшләрендә катнаша.

18 яшендә Нурулла Бөек Ватан сугышы башлануы турында Карелиядә тимер юл төзелешендә эшләгәндә ишетә. 1942 елның 13 апрелендә Архангельск өлкәсенең Исакогорск хәрби комиссариатыннан армиягә алына.… 1948 елда күкрәгенә орден һәм медальләр тотып әтисе һәм әнисе янына кайта. Бу вакытта аның әтисе Гыйззәтулла Явлаштауда яши һәм урманчы булып эшли. Бер атнадан егет әтисендә эшли башлый. Нурулла гомерен урманны саклауга багышлаган. Әгәр Гыйззәтулла- аның  атасы, урман эшенә 20 ел биргән булса, Нурулла үзе  41 ел урман эшендә хезмәт итә! Әлеге тырыш һәм эш сөючән шәхес турында Саба урман хуҗалыгы тарихы музее базасында музей активистлары белән очрашу үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International