15 октябрьдә шагыйрь һәм язучы Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 210 ел тула. Пенза өлкә балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе инициативасы белән үткәрелә торган «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» XII Халыкара акциясе кысаларында 14 октябрьдә район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясенең 4 «Д» сыйныф укучылары өчен «Лермонтов дөньясы»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Чара презентация белән үрелеп барды, аның ярдәмендә укучылар бөек шагыйрьнең иҗаты белән таныштылар, аның биографиясеннән бик күп кызыклы фактлар белделәр. Укучылар «Парус», «Утёс», «Осень» һәм башка шигырьләрен сәнгатьле укыдылар.Чара ахырында укучылар шагыйрь әсәрләре буенча төзелгән әдәби ребуслар чишүдә катнаштылар.