5 октябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсе "Кол Гали - татар халкының бөек шагыйре» дигән әдәби сәгать үткәрде.чарада балалар урта гасырларның бөек шагыйре Кол Гали биографиясе, аның әдәби иҗаты белән таныштылар. Кол Гали-төрки әдәбиятның күренекле вәкиле һәм «Кыйсса белән Йосыф»әсәренең авторы. Чара тематик презентация карау белән үрелеп барды.