Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан шигъри-музыкаль кичэ

2024 елның 4 октябре, җомга

Өлкән буын кешеләре һәрберебез өчен зирәклек,белем һәм тормыш тәҗрибәсен саклаучы булып тора. Өлкән кешеләребезне хөрмәт итү- урта һәм яшь буынның асыл бурычы. “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне”- ди татар халык мәкале. Шул уңайдан Явлаштау мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан шигъри-музыкаль кичэ булып үтте. Кичә барышында өлкәннәребез бик матур теләкләр ишеттеләр,шулай ук бергәләшеп җырлар җырлап,уеннарда зирәклекләрен сынаштылар. Кичә чәй эчү һәм җылы дусларча аралашу белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International