Кече Шыңар мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан тематик кичә 

2024 елның 4 октябре, җомга

 1 октябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында  «Чәчләрдә чал булса да күңелләр яшь» дигән тематик кичә үткәрелде, анда  хезмәт сөючән, гаиләләрен, балаларын, оныкларын кайгыртып яшәүче өлкәннәребез түгәрәк өстәл артына чәй эчәргә җыелдылар. Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов, алып баручылар  котлаулар аша, сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр. Аннары чарада катнашучылар яшьләргә әхлакый тәрбия бирү, тормыш хәлләре турында вәгазьләр тыңладылар. Сәрия Минһаҗева  Коръән аятьләре укыды, шулай ук кунаклар да догалар укыдылар,  мөнәҗәтләр әйттеләр. Чара чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International